Районда терлекчелек тармагына йомгак ясалды — 15 августа 2026 г. в 09:56:59.927
Районда терлекчелек тармагына йомгак ясалды Бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендәге июль аена нәтиҗәләр буенча киңәшмә үтте. Көн тәртибендә төп мәсьәләләр каралды: ✅ Терлекчелек тармагының җиде айлык һәм июль аеның хезмәт нәтиҗәлелегенә тулы анализ; ✅ Авыл хуҗалыгында алып барылучы агымдагы сезон эшләренә күзәтү; ✅ Ветеринар-санитария торышына бәя бирү; ✅ Киләчәккә бурыч-максатларны билгеләү. ❗️ Район башлыгы Рамил Нотфуллин ассызыклаганча, терлекчелек — районыбыз авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең тотрыклы керем чыганагы булып кала. Бу юнәлешкә игътибарны киметергә ярамый, чөнки ул икътисадый тотрыклылык нигезе. Шулай ук район башлыгы терлек торакларын дезинфикцияләү буенча ветеринария берләшмәсенә катгый бурычлар куйды һәм барлык хуҗалыкларда да контрольне көчәйтүне сорады.

