Абхазиядә Сабантуйга әзерлекнең соңгы этабы бара — 1 июля 2026 г. в 18:09:32.664
Абхазиядә Сабантуйга әзерлекнең соңгы этабы бара Татарстан Республикасы исеменнән Актаныш муниципаль районы Абхазия Республикасының Сухум шәһәрендә үтәчәк татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйгаәзерлек эшләрен төгәлләү алдында. Бәйрәм мәйданында милли йортлар, татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмәләр, милли уеннар, ярышлар һәм иҗат коллективлары чыгышлары өчен мәйданчыклар әзерләнә. Оештыручылар һәр нечкәлеккә зур игътибар бирә. Максат – Абхазия халкы һәм кунаклары өчен татар халкының бай мәдәниятен, кунакчыллыгын һәм милли традицияләрен чагылдырган истәлекле бәйрәм үткәрү.

