Бүген хезмәттәшебез, ансамблебезнең хор артисты ДИНАРА САИШЕВАНЫҢ 30 яшьлек матур юбил... — 20 августа 2026 г. в 05:40:35.127
Бүген хезмәттәшебез, ансамблебезнең хор артисты ДИНАРА САИШЕВАНЫҢ 30 яшьлек матур юбилее, гомер бәйрәме🥳🥳🥳 Динарочкабыз🌹🌹🌹 Бәйрәмең белән сине тәбрик итеп, иң җылы, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Озын һәм бәхетле гомереңә җитәрлек сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, көтелмәгән куанычлар, зурдан-зур уңышлар, ак бәхетләр, гомер юлларының иң турысын, ә дусларның ышынычлы, тугрысын телибез. Котлап сине туган көнең белән, Якты кояш сипсен җылысын, Синең өчен алып килсен һәркөн Бәхетләрнең иң-иң олысын. Якты өмет, олы шатлыклар Һәрчак сиңа юлдаш булсыннар, Уңышлардан килгән куанычлар, Куңел күген бизәп торсыннар! Туган көнең, кечкенә генә юбилеең белән🌹🌹🌹

