Бүген ансамблебезнең балет артисты, бар яклап та талантлы, уңган-булган егетебез НУРШАТ... — 5 сентября 2026 г. в 09:11:55.697
Бүген ансамблебезнең балет артисты, бар яклап та талантлы, уңган-булган егетебез НУРШАТ ГИНАТУЛЛИНның туган көне🥳🥳🥳Нуршат! Туган көнең - яңа башлангыч, яңа хис-кичерешләр. Сиңа һәр яңа таңда елмайган бәхет телибез. Сине көтеп торган шатлыклар күбрәк булсын, тормышыңда барысы да уңайга гына омтылсын. Күңел тынычлыгы, күңел байлыгы, ихлас елмаю, зурдан зур уңышлар телибез сиңа. Тормышыңда һәрвакыт якты мизгелләр булсын, дусларың һәм якыннарың белән бәхетле бул. Якты хыялларың канатланып, тормышыңа ямь бирсен. Һәр көнең яңа шатлык алып килсен. Туган көнең белән!🥳🥳🥳

