🎭 Бию спектаклен ничек аңларга?
🎭 Бию спектаклен ничек аңларга? 10 һәм 11 сентябрьдә Түбән Кама драма театрында Нурбек Батулланың «Бию спектаклен ничек аңларга?» спектакле премьерасы була. Бу — заманча биюне генә карау түгел, ә аның ничек барлыкка килүен аңларга тырышу мөмкинлеге. Тамашачы сәхнәдәге әзер перформансны гына түгел, аның «эчке кухнясын» да күрәчәк: репетицияләр, уңышсыз композицияләр, шикләнүләре һәм бәхәсләр. Дүрт перформер — Тансылу Сибгатуллина, Юрий Павлов, Алмаз Хөсәенов һәм Нурсана Хөсәенова — бии, бәхәсләшә, рэп укый һәм сәхнәдә гадәттә сөйләнми торган әйберләр турында сөйләшә. Спектакльне «Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла куячак. Драматург — Булат Минкин, композитор— Ислам Вәлиев. ‼️Спектакль стендап жанрында