«Татарстан яшьләре» логотибын кем ясар?
«Татарстан яшьләре» логотибын кем ясар? 💡 Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы яңа логотип булдыруга конкурс игълан итте. Бәйгедә 35 яшькә кадәрге һәркем катнаша ала. Идеянең төп юнәлеше — Татарстанны яшьләр белем ала, карьера кора, үз идеяләрен тормышка ашыра, гаилә төзи һәм киләчәген бәйли торган төбәк итеп күрсәтү. Конкурсның шигаре: «Татарстан — яшьләр хыялы». Җиңүчеләрне 100, 30 һәм 10 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр дә көтә. 🔗 Гаризаны сылтама аша җибәрергә мөмкин Тулырак — idel.top