Илюза Галиахметова - Iluzyshka_tamlyshka- рецепты
Еда и рецепты · 1 ноября 2026 г.
Без үскәндә көннәр озын иде,
Без үскәндә көннәр озын иде, Озын иде айлар, еллар да. Эшенә дә һәрчак вакыт таптык, Вакыт таптык шәпләп уйнарга. Тавык чүпләп бетермәслек эшне Тиз-тиз генә арта чигереп, Дуслар көткән җиргә, эх дигәнче, Килеп җитә идек йөгереп. Урта торыш, сызык-ташлы уйнап, Сулар кереп үтте җәйләре. Өйгә кайткач ай-һай тәмле иде Әниләрнең сөтле чәйләре. Мичтә пешкән бәрәңгенең тәме Тел очында тора бүген дә. Искә төшсә шул самими еллар Татлы сагыш тула күңелгә. ... Хәзер көннәр никтер бик тиз үтә, Сизелмичә үтә айлар да. Еллар үтә хаттә күз йомганчы, Моны, белмим, ничек аңларга?.. Кер юмыйбыз, су да ташымыйбыз, Төшкә керә авыл мичләре. Әти-әни, итәк тулы бала... Бергә үткән ямьле кичләре. Озын иде көннәр, хәзер кыска, Хәл белергә кайчак вакыт юк. Кибетләрдә ризык киштә-киштә, Эзләнәбез һаман, тамак тук. Вакытларны бер туктатып торып Уйланырлык бар бит сәбәпләр... Юк шул инде, заманасы башка, Тиз йөгерә бүген сәгатьләр. Төшәр беркөн искә, үкендерер, Вакыт сылтау, шуны аңларбыз. Гомер буе җирдә нидер куып, Соңа калган мескен җаннар без... Гөлара Шәрипова
Канал в каталоге Максиметера
14 969 подписчиков · Еда и рецепты