Казанның «Яратам» яшьләр клубы татар телендә яңа сөйләм дәресләренең беренче очрашуына ... — 19 августа 2026 г. в 08:26:21.526
Казанның «Яратам» яшьләр клубы татар телендә яңа сөйләм дәресләренең беренче очрашуына чакыра. «Татарча сөйләшәбез!» дип исемләнгән сөйләм клубында теләгән һәркем катнаша ала. Чара бүген, 19 августта, узачак. Очрашу 17:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар уңайлы, дустанә һәм ирекле атмосфера тудырырга вәгъдә итә. Проектта татар телендә сөйләшә белүчеләр дә, әле өйрәнә генә башлаган кешеләр дә катнаша ала. Очрашуларның төп максаты — хатадан курыкмыйча, җанлы аралашу. Оештыручылар сүзләренчә, бу татар теле күнекмәләрен ныгыту өчен генә түгел, ә яңа танышлыклар булдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Очрашуда катнашу бушлай, ләкин алдан язылырга кирәк. Интертат МАХта

