2027 елның 1 гыйнварыннан Россиядә картлык буенча иминият пенсияләре, шул исәптән вакыт... — 8 сентября 2026 г. в 11:32:04.207
2027 елның 1 гыйнварыннан Россиядә картлык буенча иминият пенсияләре, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнә торганнары да, автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк. Гражданнарга гариза бирергә яки өстәмә мәгълүмат тапшырырга кирәк булмаячак. Моның өчен фондның мәгълүмат системаларында инде булган мәгълүматлар файдаланылачак. Яңа тәртип гомуми нигезләрдә пенсиягә чыгучы россиялеләргә кагылачак. 2027 елда бу — 60 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 65 яшькә җиткән ир-атлар. Автомат рәвештә пенсия билгеләү вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгарга хокуклы гражданнарның кайбер категорияләренә дә кагылачак. Аерым алганда, сүз күпбалалы аналар һәм инвалид балалары булган ата-аналар турында бара. Интертат МАХта

