Быелгы «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестиваленең иң зур вакыйгасы Кариев театрында узды... — 8 сентября 2026 г. в 10:20:36.653
Быелгы «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестиваленең иң зур вакыйгасы Кариев театрында узды: кинофестивальнең алыштыргысыз президенты - РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Казанда иҗади очрашу оештырды. «Бүгенге көндә, ни кызганыч, күп артистлар «һава» дип әйтми, «хава» ди. «На халяву» дигән шикелле әйтә. Хәзер татар артистлары бик модалы итеп шәһәрчә сөйләшмәкче: «йөгердем» урынына «йигердем» ди. Безне сәхнә телен тоярга өйрәттеләр – ул безнең ана телебез!» Интертат МАХта

