11 сентябрьдә Пенза шәһәренең Җиңү проспектында Җәмигъ мәчете ачылды. — 15 сентября 2026 г. в 12:01:13.218
11 сентябрьдә Пенза шәһәренең Җиңү проспектында Җәмигъ мәчете ачылды. Мәчет 15 елдан артык төзелгән. Төзелеш эшләре 2010 елда башланган, ә 2019 елдан мәчет төзелеше Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте контролендә булган. Мәчет бинасының биеклеге 21 метр, ул өч каттан тора. Манарасының гөмбәз очына кадәрге биеклеге 45 метр тәшкил итә. Яңа Җәмигъ мәчете берьюлы 5000 кешене сыйдыра ала. Интертат МАХта