Бүген Казанда Россия һәм Иран җыелма командалары арасында футбол матчыннан соң җанатарл... — 29 сентября 2026 г. в 11:34:27.641
Бүген Казанда Россия һәм Иран җыелма командалары арасында футбол матчыннан соң җанатарлар өчен бушлай шаттллар эше оештырыла. Автобуслар ике юнәлеш буенча хәрәкәт итә. «Җиңү проспекты» метро станциясе ягына таба бара торган автобуслар халыкны Ямашев проспектында (стадион янындагы тукталыш) көтеп торачак. «Кәҗә бистәсе» метро станциясе ягына таба билгеләнгән шаттлларга Чистай урамы ягыннан утырырга була. Автобуслар 20:30 сәгатьтә йөри башлый. Интертат МАХта