Көз — шул ук яз.
Көз — шул ук яз. Бары кошлар оча кирегә, Бары уйлар ага үткәнгә. Ә күңелдә һаман юл җыры, Ә күңелгә һаман җитми наз. Көз — шул ук яз!.. Яз — шул ук көз. Тик яңгырлар ява — чылатмый. Җанда тик моң кебек — моңайтмый! Шул ук көй ул — уйналыш бүтән. Шул ук рәсем — үзгә бары төс. Яз — шул ук көз! Яз белән көз — бер үк чибәр кыз — Очрашуга барган чагында, Очрашудан кайткан чагында. РӘФИКЪ ЮНЫС Интертат МАХта