«Глаголица» халыкара әдәби премиясендә татар тавышы яңгырый һәм әйбәт яңгырый
«Глаголица» халыкара әдәби премиясендә татар тавышы яңгырый һәм әйбәт яңгырый Татар прозасы номинациясендә финалга чыккан балалар белән язучы Галимҗан Гыйльманов эшли: Беренчедән, алда әйткәнемчә, алардан материал өйрәнәм. Икенчедән, көтелмәгән кызыклы әдәби алымнар килеп чыга, ниндидер ишарәләр килә. Әдәбиятта ниндидер нормалар, шаблоннар, калыплар бар, болар аларны җимерәләр һәм ул җимерү түгел, яңа калып эшләү булып килеп чыга. Мин алардан аны үземә дә алам – шулай бер-беребезне өйрәнәбез, барыбыз да разый. Монда остазлык һәм шәкертлек дигән әйбер юыла.