Пластик операцияләр ясаучы хирург Хами Халфауи иң куркыныч пластик операцияне атаган.
Пластик операцияләр ясаучы хирург Хами Халфауи иң куркыныч пластик операцияне атаган. Белгеч күкрәкне зурайту операциясе пластик хирургиядә иң җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин, дип билгеләп үткән. Күкрәккә куела торган имплант тирәсендә фиброз капсула – чит җисемне уратып алган табигый тышча барлыкка килә. Гадәттә, бу тышча йомшак була. Әмма кайвакыт ул калыная һәм кысыла. Нәтиҗәдә, күкрәкнең формасы үзгәрергә, тыгызланырга һәм авыртырга мөмкин. Шулай ук тукымалар юкара һәм җыерчыклар барлыкка килә. Имплантның ертылу ихтималы да бар Интертат МАХта