Милли китапханә территориясендә урнашкан MOÑ театраль мәйданчыгы «Уроки татарского / Кы...
Милли китапханә территориясендә урнашкан MOÑ театраль мәйданчыгы «Уроки татарского / Кызыклы шәкерт» дип аталган спектакль чыгарды. Миңа бу фарс, беренче карашка, Аяков иптәшнең башындагы «тараканнары» булып тоелды, саташулары, ягъни мәсәлән.Тик ни өчен ул татарлар белән саташа икән соң? Нигә Чехов белән Шекспирны куеп тыныч кына яшәп ятмый? Нигә кирәк аңа үзтәңгәллек мәсьәләләре? Нигә кирәк аңа гөбәдия белән чәй? Нигә кирәк аңа калфаклы костюмерша апа? Шул ук сораулар персонаж Аяковка гына түгел, режиссер Куловка да – «телләр комиссиясеннән» акча ала-ала телсезлекне аклап һәм акланып яту сораламыни соң?