❗️«Ут Wi-Fi роутердан чыккан» - Балтач районында 14 яшьлек кыз һәлак булган
❗️«Ут Wi-Fi роутердан чыккан» - Балтач районында 14 яшьлек кыз һәлак булган Балтач районындагы Иске Салавыч авылында фаҗига булган. Кичә төнлә биредә бер катлы шәхси йорт янган. Ир-ат, аның хатыны һәм олы кызлары ут эченнән чыгып котыла алган, әмма 14 яшьлек кыз өйдә калган. Янгын сүндерүчеләр, йорт эченә үтеп кереп, кызны алып чыккан. Аны хастаханәгә озатканнар, ләкин табиблар аның үлемен раслаган. Фаҗиганең якынча сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (якынча версия буенча, Wi-Fi роутер). Интертат МАХта