«Мин бик бәхетле хатын, чөнки ирнең тулы канаты астында яшим. Мин йомырка эчендәге сары...
«Мин бик бәхетле хатын, чөнки ирнең тулы канаты астында яшим. Мин йомырка эчендәге сары шикелле генә. Ул алып кайтып бирә, мин туздыручы гына. Туздырганда да, без аны камил акыл белән уйларга тиеш. Ир-ат акча бирде, мин аны анысына-монысына бетерәм, дияргә ярамый. Хатын-кыз нинди эшкә барырга тиеш дигәндә, мәсәлән, хәрәм ризык сатыла торган кибеткә барып эшләргә ярамый. Эшең һәм сиңа килгән табыш хәләл булырга тиеш. Әгәр эшең гаиләгә авырлык китерми икән, хатын-кызның эшләвендә дә берни начарлык юк. Киресенчә икән, эшләмәү хәерлерәктер.» Җырлар авторы Нурфия Халикова белән интервьюның икенче өлешен тәкъдим итәбез.