«Эх, Ришатны иртәрәк очраткан булсам...»
«Эх, Ришатны иртәрәк очраткан булсам...» Татарстанның атказанган артисты Ришат Фазлыйәхмәтовның тормыш иптәше Эльмира авыл тормышына булган мәхәббәте турындагы пост урнаштырган. «Эх, Ришатны иртәрәк очраткан булсам… Ул миңа авыл тормышын бөтен матурлыгы белән күрсәтте. Биредә тыныч кына, беркая да ашыкмыйча яшәргә була. Әйе, мин шәһәр кызы, әмма авыл тормышы җаныма якын. Пенсиягә чыккач, Аллаһ боерса, урман янындагы авыл йортында яшәп, балаларым һәм оныкларымны кунакка көтәчәкмен. Бер көнгә булса да очып кайтам авылга», – дип язган ул. Интертат МАХта