«МУСА» комиксының чираттагы сериясен тәкъдим итәбез.
«МУСА» комиксының чираттагы сериясен тәкъдим итәбез. Ул «Ишек» дип атала һәм «Тыелган тавыш» исемле аерым чыгарылышка кадәр булган төп сюжетны дәвам итә. Комикс вакыйгалары 2294 елгы Берлинда бара. Шәһәр белән ясалма интеллект – Архонт идарә итә. Анда бер генә тел рөхсәт ителгән – Стандарт, калган телләр тыелган, ә татар теле рәсми рәвештә юкка чыккан дип санала. Бу дөньяга 1942 елдан Муса Җәлил килеп эләгә. Телләр архивы хезмәткәре Эльза һәм Түбән Берлиннан механик Андре белән бергә ул Архонттан кача һәм өйгә кайту юлын эзли. Серия 16 сюжет кадрыннан тора. Һәр кадрда – бер күренеш, шуңа күрә чыгарылышны телефоннан уку уңай. Серияне уку өчен сылтамага бас Интертат МАХта