«Гомеремнең иң күп өлеше радиода үтте. Алган югары белемгә дә, якланган кандидатлык дис...
«Гомеремнең иң күп өлеше радиода үтте. Алган югары белемгә дә, якланган кандидатлык диссертациясенә дә биредә, радиода эшләгәндә ирешелгән. Никадәр документаль очерклар чыгарылган. Ә бит аларның күбесе беренче нәүбәттә радиодан яңгыраган язмалар... Безгә, яшь журналистларга, эш офыклары чиксез киң иде: бөтенсоюзкүләм удар төзелешләрдән Миңнебай газ-бензин эшкәртү заводы, заманында Союз күләмендә икенче урынны алып торган Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГЭСы, КамАЗ, Чаллы шәһәренең үзен кору…» ТАССРның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәүфыйк Сәгыйтов белән әңгәмәне укыгыз