«Арттырып әйтәсем килми, әмма татар музыкасының чын мәгънәсендә бөтен дөньяга танылуын ...
«Арттырып әйтәсем килми, әмма татар музыкасының чын мәгънәсендә бөтен дөньяга танылуын телим. Бу юнәлештә «Ай, былбылым» җырын яздыруыбыз бик мөһим адым булды. Ул ил күләмендәге телеканалда күрсәтелгән сериалның төп музыкаль әсәренә әверелде. Нәтиҗәдә, татар телен аңламаган кешеләр дә бу җырны тыңлый башлады.» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Илнең иң яхшы тавышы» титулы иясе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова концерты булды. Динә Гарипова концерт башланыр алдыннан Зилә Мөбәрәкшина белән сөйләшеп алды.