Перейти к содержимому
Максиметер

Милли музейда сәнгать төне: яшел беләзек – танышуларга ачык булу билгесе

Милли музейда сәнгать төне: яшел беләзек – танышуларга ачык булу билгесе 3 ноябрьдә «Cәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музейда танышу» социаль проекты старт ала. Әлеге проект старт алган көндә һәм алга таба музейга килгән һәр кешегә администратор яшел беләзек бирә ала – бу яңа танышуларга ачык булу билгесе. Беләзектә катнашучылар өчен махсус чаралар анонсларына алып баручы QR-код урнаштырылган. Оештыручылар ассызыклап әйтә: катнашу ирекле, яшел беләзек – танышуларга ачыклык билгесе, әмма теләсә нинди аралашуга ризалык түгел. Ә проектның төп принцибы – шәхси чикләргә хөрмәт һәм яхшы теләк. Милли музейга килүчеләр көндезге 12 дән төн уртасына кадәр яшел беләзек алып, проектка кушыла ала: экскурсиядә башка катнашучы белән әңгәмә корырга, кино-квизда команда булып җыелырга, бергәләп «Булат батыр» тавышсыз фильмын карарга яки DJ-сетларга биергә була. Интертат МАХта

907 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 971 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.