Татарстанның атказанган табибы Леонид Рыбкин вафат.
Татарстанның атказанган табибы Леонид Рыбкин вафат. Сәламәтлек саклау отличнигы, медицина фәннәре кандидаты, доцент, югары квалификацияле категорияле табиб-методист, Татарстанның Республика клиник хастаханәсе ветераны Леонид Рыбкин 83 яшендә вафат булган. Ярты гасырдан артык гомерен Леонид Исаевич Республика клиник хастаханәсенә багышлаган — һәм гомере буена аның хезмәт кенәгәсе бер генә язма саклаган. Биредә ул баш табиб урынбасары, оештыру-методика бүлеге мөдире булып эшли, хастаханәне үстерүдә һәм аның структурасын формалаштыруда катнаша. Интертат МАХта