Перейти к содержимому
Максиметер

Ноябрь?

Ноябрь? Без яшь чакта ноябрьдә Инде кыш була иде. Ай башында салкыннардан Инешләр туңа иде. Талдан кәшәкәләр ясап Боз өстендә, буада Көннәр буе уйный идек Көзге ялда булганда. Әйе, көзге каникуллар Урамда уза иде. Ул чакларда ноябрьгә Кыш Бабай хуҗа иде. Чана, чаңгы, тимераяк – Бары да иде хутта. Ноябрь кышка саналды Без бәләкәй вакытта. Хәзер инде беркем белми Карның кайчан ятасын. "Көзме соң бу, җәйме?", – диеп, Кайчак башың ватасың. Көндезге температура Бишкә, унга җиткәли. Төнге салкыннар да битне Бик сирәк чеметкәли. Уйламагыз зарлана дип, Яздым күзәткәнемне. Тик күңелем аңлый, бугай, Суык көткән тәнемне. Организм еллар буе Бертөрлегә күнеккәч, Тиз генә өнәп бетерми, Яңаны тәкъдим иткәч. ИСХАК ФӘЙЗИ Интертат МАХта

2 329 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 970 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.