Хөрмәтле эшмәкәрләр, иганәчеләр һәм спонсорлар! — 4 июня 2026 г. в 04:07:49.850
Хөрмәтле эшмәкәрләр, иганәчеләр һәм спонсорлар! Без сезне Сабантуй бәйрәмен әзерләүгә һәм үткәрүгә ярдәм күрсәтүгә чакырабыз. Сабантуй – милли традицияләребезне, хезмәткә хөрмәтне, татулыкны ныгытучы зур бәйрәм. Ул олыларны да, яшьләрне дә берләштерә, халкыбызның рухи байлыгын чагылдыра. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештыру өчен безгә сезнең ярдәмегез кирәк. Спонсорлык акчалары яки матди ярдэмегез түбәндәге максатларга юнәлдереләчәк: · конкурсларда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр әзерләү (көрәш, ат чабышлары, милли уеннар) Әгәр Сез ярдәм итәргә әзер булсагыз, безнең белән бәйләнешкә чыгыгыз 🙏🏻 Кунакчыл Сабантуебызда сезнең дә өлешегез булсын! Бергәләп татулык, муллык һәм бәхет бәйрәмен оештырыйк. Оештыру комитеты

