Исполнительный комитет Актанышского муниципального района
Образование · 23 мая 2026 г.
🇷🇺🕊Халык көче — фронтка терәк: Актаныштан чираттагы гуманитар йөк юлга чыкты — 23 мая 2026 г. в 12:26:36.977
🇷🇺🕊Халык көче — фронтка терәк: Актаныштан чираттагы гуманитар йөк юлга чыкты Бүген «Актаныш хәрәкәте» волонтерлары махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатты. Әлеге изге эшкә әзерлек бер айдан артык дәвам итте: фронтка җибәреләчәк һәр тартма, һәр төргәк ярдәм — уртак тырышлык, ихлас күңел җылысы нәтиҗәсе. Актаныш халкы әзерләгән гуманитар ярдәмне Чаллы шәһәрендәге Хокук тәртибе гаскәрләре берлеге волонтерларының йөк автомобиле килеп алды. Аларны Актаныш халкы ихлас каршы алды. Шимбә, ял көне булуга да карамастан, йөк төяргә Чечен сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук районда яшәүче ир-егетләр күмәк булып җыелып килгәннәр. Барысы да бер максатка берләшеп, кулга-кул тотынып эшләде — бу күренеш үзе үк халкыбызның ныклыгын, бердәмлеген чагылдыра. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/beznen-geroilar-1734328064/xalyk-koce-frontka-terak-aktanystan-cirattagy-gumanitar-iok-iulga-cykty