Исполнительный комитет Актанышского муниципального района
Образование · 1 октября 2026 г.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Үзләренең гомерләрен район... — 1 октября 2026 г. в 05:16:52.490
Хөрмәтле өлкәннәребез! Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Үзләренең гомерләрен районыбызны, авылларыбызны үстерүгә багышлаган әтиләр һәм әниләр! Сезне ихлас күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Тормышыгыз якты булсын, бары тик күңелле вакыйгалар белән генә тулып торсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер, җан тынычлыгы,якыннарыгызның ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим. Хөрмәтле райондашлар! Һәрберебезнең күршесендә, якында өлкән яшьтәге ялгыз абый-апалар яшидер. Аларга игътибар күрсәтеп, ярдәмләшеп яшик. Бәйрәм көнне генә түгел, бу изге гамәлләр ел дәвамында кабатлансын иде. Кайчак бер җылы сүз җанны эретеп, яшәргә көч һәм дәрт бирә.