Исполнительный комитет Актанышского муниципального района
Образование · 25 сентября 2026 г.
Бүген бездә зур һәм истәлекле вакыйга – Татарстан Республикасының беренче Президенты, Р... — 25 сентября 2026 г. в 10:07:07.465
Бүген бездә зур һәм истәлекле вакыйга – Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына регионара көрәш турниры старт алды. Безнең өчен Минтимер ага – милли горурлыгыбыз, үрнәк шәхес. Аның исемен йөрткән бу ярышлар яшь буынны рухландыра, милли көрәшебезне үстерүгә зур өлеш кертә. Турнирда катнашу өчен республикабызның һәм күрше төбәкләрнең төрле почмакларыннан 500 гә якын яшь көрәшче җыелды. Бу – чын мәгънәсендә көч һәм осталык бәйгесе! Безнең тормыш – үзе бер көрәш ул. Кеше һәрвакыт үз максатларына ирешергә, авырлыкларны җиңәргә тиеш. Кечкенәдән келәмдә чыныккан егетләребезнең киләчәктә дә тормыш сынауларында җиңеп чыгуларына, үзләренең игелекле гамәлләре белән республикабызны данлауларына ышанам. Барлык катнашучыларга уңышлар юлдаш булсын!🤚