🥇🐑 Студиябездә кунакта — 2026 елгы Яр Чаллы Сабан туеның абсолют батыры Азат Габдрәши...
🥇🐑 Студиябездә кунакта — 2026 елгы Яр Чаллы Сабан туеның абсолют батыры Азат Габдрәшитов! Быелгы милли бәйрәмдә ул иң көчлеләр арасында җиңү яулап, төп бүләк — Лада Веста автомобиле иясе булды! 🚘 Азат белән җиңү хисләре, көрәшкә әзерлек һәм Сабантуй мизгелләре турында сөйләштек! Тулырак — видеоязмада 🔥 Абсолют батырны чын күңелдән котлыйбыз 👏🏼