🎉 Бүген «Күңел» радиосында икеләтә шатлык! 20 июньдә безнең кадерле хезмәттәшләребез —...
🎉 Бүген «Күңел» радиосында икеләтә шатлык! 20 июньдә безнең кадерле хезмәттәшләребез — музыкаль мөхәррир Альбина Басырова һәм алып баручы Рушат Зиннәтов үзләренең туган көннәрен билгеләп үтәләр 🥳 Хөрмәтле Альбина һәм Рушат! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, зур уңышлар телибез. Һәр көнегез якыннарыгызның җылысы һәм матур вакыйгалар белән тулып торсын, ә иң изге хыялларыгыз чынга ашсын! 👏🏼 Ихтирам белән, «Күңел» радиосы коллективы 💚