Янгын сүндерү булегенә экскурсия . — 13 января 2026 г. в 10:21:55.839
Янгын сүндерү булегенә экскурсия . Янгын сүндерүче хезмәте иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Алар һәрчак уяу һәм янгын вакытында иң беренче булып ярдәмгә килүче һөнәр ияләре. Килеп чыккан янгын вакытында зур осталык күрсәтәләр: кеше гомерен, сәламәтлеген, милкен саклап калалар. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янгын сүндерү булегенә экскурсиягә бардылар. Балаларны Мөслим hәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Тайбактин Вильям Сергей улы каршы алды. Алар янгын сүндерүченең хәрби киемнәре, эш җиһазлары белән таныштырдылар. Шулай ук янгын сүндерү техникасы, кораллары турында сөйләделәр. Хәтта янгын сүндерү машинасына утырып карарга рөхсәт бирделәр. Анда урыннар күп. Балалар янгын чыкканда машинада ничә кеше йөри икәнен белделәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар. Бу очрашу бик кызыклы булды. Янгын сүндерү хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Янгыннар булмасын иде дигән теләктә калабыз🙏

