Бүген бакчабызда , бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче муниципаль хезмәткәр Шакирова ... — 14 января 2026 г. в 12:22:28.873
Бүген бакчабызда , бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче муниципаль хезмәткәр Шакирова Диана Замир кызы белән очрашу булды. Очрашуның максаты : яшьүсмерләрнең тәртип бозу очракларын киметү өстендә эш алып бару, чит кешеләр белән аралашканда сак булырга өндәү. Ул үзенең чыгышында авыр вакытларда ничек тотырга кирәклеге һәм кайда мөрәҗәгать итергә кирәклеге турында сөйләде.Юлда килеп чыккан күңелсез, аяныч хәлләрдә җәяүлеләрнең дә гаепләре барлыгына тукталды. Әлеге күңелсезлекләрне киметү, булдырмау максатыннан яктылыкны кире кайтаручы элементларның файдасы турында мәгълүмат бирде һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.

