Бүген Актанышта традицион җиңел атлетика эстафетасы — «Җәйге спорт сезонын ачу» бәйгесе... — 29 апреля 2026 г. в 11:49:48.630
Бүген Актанышта традицион җиңел атлетика эстафетасы — «Җәйге спорт сезонын ачу» бәйгесе уза. Ел саен апрель аенда үткәрелә торган әлеге спорт чарасы быел да дөньякүләм танылган марафончы, 1996 елда Атлантада узган Олимпия уеннарында катнашкан якташыбыз, Түке авылы кызы Фирая Солтанова-Жданова кубогына багышлап оештырыла. Әлеге ярышның тарихында иң беренче кубокка Әтәс мәктәбе ия булып, һәр елны иң җитезләр икәнлеген исбатлап килделәр. Ә быел безнең йөгерешчеләребез әзерме икән? Без сезгә уңышлар теләп торабыз!

