Киләчәк һөнәрен сайлау юлында: авыл хуҗалыгына профориентация сәяхәте 🚜✨
Киләчәк һөнәрен сайлау юлында: авыл хуҗалыгына профориентация сәяхәте 🚜✨ Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе укучылары өчен бүген авыл хуҗалыгы дөньясына кызыклы сәяхәт булды. Балалар фермер хуҗалыкларында кунак булып, эшнең нечкәлекләре белән якынрак таныштылар. 🚜🐄 Беренче булып без Павловлар гаиләсенен крестьян-фермер хуҗалыгына юл тоттык. Николай Иванович Павлов укучыларга хуҗалыкның үзенчәлекләре, аның өстенлекләре, шулай ук мал-туарны дөрес тәрбияләү һәм карау кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар бозауларның ничек яшәвен күрделәр, зур печән сараенда булдылар, ашлык эшкәртү процессын күзәттеләр. Аеруча укучыларны куәтле авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп итте: алар зур тракторлар һәм төрле механизмнар белән якыннан таныштылар. Николай Иванович бу техниканың ничек эшләвен һәм уңыш җыюдагы мөһим ролен дә аңлатып үтте. 🐮🌾🚜 Аннары сәяхәтебез Козловлар гаиләсенен фермер хуҗалыгында дәвам итте. Анда экскурсияне Николай Владиславович үткәрде. Ул балаларга әлеге хуҗалыкта атлар үрчетүләре, аларның тәрбиясе, туклануы һәм атларга ничек дөрес карау кагыйдәләре турында бик кызыклы итеп сөйләде. 🐎✨ Николай Иванович һәм Николай Владиславович! Барысы өчен дә бик зур рәхмәт! 🤝 Эшләрегез һәрвакыт уңышлы булсын, хуҗалыкларыгыз мул һәм имин булсын, ә мал-туарыгыз артып-күбәеп торсын! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәрәкәте һәм яңа җиңүләр телибез! 🌾🐄🚜 Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #Росдетцентр #Минпросвещения #КомандаВоспитанияРТ #СельскоеХозяйство #КФХ