Бакуда татар рухы яңгырады! 🇦🇿 — 17 июня 2026 г. в 16:46:12.164
Бакуда татар рухы яңгырады! 🇦🇿 Безнекеләр Әзәрбайҗан башкаласында татарча Сабантуй гөрләтеп кайттылар! Милли бәйрәмебезнең матурлыгын, моңын еракларга ирештерү – үзе бер зур бәхет бит ул.😍 Сәяхәттә актерларыбыз Муса Камалов, Альбина Гайзуллина, Алсу Фәйзуллина һәм директорыбыз Гайниев Илнур Зөфәр улы булдылар. Алар Бакуда яшәүче милләттәшләребез белән очрашып, күңелле Сабантуй уздырдылар. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, шәһәрнең искиткеч гүзәл почмаклары белән дә сокланып өлгергәннәр.🔥 Онытылмаслык бу сәяхәтнең иң якты мизгелләре белән бүлешәбез!📸

