Тәртип радиосында кунакта – театрыбызның әдәби-драматургия бүлеге мөдире Алсу Габдуллин...
Тәртип радиосында кунакта – театрыбызның әдәби-драматургия бүлеге мөдире Алсу Габдуллина 😍 Туры эфирда Г. Кариев театрының 38 сезоны нәтиҗәләре турында кызыклы һәм җанлы әңгәмә узды. Быелгы җиңүләр, гастрольләр, премьералар һәм гомумән театр тормышы турында сөйләшүне тыңларга өлгермәгән булсагыз, бүген 22:05 сәгатьтә Тәртип радиосын кабызып куярга киңәш итәбез. Әңгәмәне шул вакытта янәдән тыңлап булачак! 🔥