БЕЗДӘ ШАТЛЫКЛЫ ЯҢАЛЫК! 😍 — 22 июля 2026 г. в 15:01:08.374
БЕЗДӘ ШАТЛЫКЛЫ ЯҢАЛЫК! 😍 Актрисабыз Гүзәлия Нәҗипова «Татарстанның атказанган артисты» мактаулы исеменә лаек булды. Гүзәлия, әлеге дәрәҗәле исем синең талантың, сәнгатькә тугрылыгың һәм фидакарь хезмәтеңнең олы нәтиҗәсе. Бу җиңүең белән ихластан котлыйбыз. Алга таба да матур-матур рольләр белән тамашачыларыбызны сөендерерсең дигән теләктә калабыз ❤️

