XVIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында оештырылучы иҗади лаборат... — 6 сентября 2026 г. в 13:56:53.927
XVIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында оештырылучы иҗади лабораториядә яшь режиссерларның эскизларын бәяләүче экспертлар белән дә танышыр вакыт җитте.🔥 Театр сәнгатендә бай тәҗрибә туплаган, сәхнә телен нечкә тоемлаучы тәнкыйтьчеләр өч көн дәвамында иҗат ителгән эскизларны карап, үз фикерләрен белдерәчәк. Аларның һәр сүзе, һәр бәясе – яшь буын өчен үсеш юлында кыйммәтле ориентир.😌 Әлеге экспертлар белән якыннанрак танышырга әзерме? Тулырак мәгълүмат карточкаларда!❤️

