Бүген театрыбызда «Алтын Мөнбәр» Халыкара кинофестивале Президенты, Россия мөселманнары... — 5 сентября 2026 г. в 13:30:23.245
Бүген театрыбызда «Алтын Мөнбәр» Халыкара кинофестивале Президенты, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш казый шәех РАВИЛ ХӘЗРӘТ ГАЙНЕТДИН катнашында «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә юл табу сәнгате» дигән иҗади очрашу узды.🌙 Биредә дин белән сәнгатьнең уртак яклары, иҗат кешесенең тамашачы алдындагы җаваплылыгы турында сүз барды. Равил хәзрәт үзе дә режиссерлык белеме алган, шуңа ул һәрбер темага ике яклап аңлатма биреп узды.🤍 Татар театрының 120 еллыгы уңаеннан узган әлеге чарада катнашучылар милли мәдәниятнең рухи кыйммәтләрне саклаудагы роле аеруча зур икәнен ассызыкладылар. Сәхнә дә, мөнбәр дә — кеше йөрәгенә юл таба торган мөһим урыннар икәне тагын бер кат расланды.😌

