Татар телебездә ике сүз бар: изгелек һәм игелек.
Татар телебездә ике сүз бар: изгелек һәм игелек. Болар кайбер вакытта бер мәгънәдә кулланылсалар да, араларында аерма бар. Изгелекне кеше үзенә карата эшли. Мәсәлән намаз укый, ураза тота, хаҗга бара и тд. Игелек исә ул башка кешегә карата эшләнгән яхшылык. Мәсәлән сәдака бирү, кемгә булса ярдәм итү, булышу — бу игелек дип әйтелә. Аллаһ Тәгалә изгелектә һәм игелектә гомерләребезне уздырырга насыйп итсен. Әәмиин.