КҮРШЕ ХАКЛАРЫ.
КҮРШЕ ХАКЛАРЫ. Кем ул күрше? Аның ишеге синең ишегеңә якын тора, аның өе синең өең янәшәсендә урнашкан. Янәшә яшәү сәбәпле, сез бер-берегезне күреп, күп мәртәбәләр очрашып торасыз. Динебез күрше хакларына зур игътибар бирергә куша. Раббыбыз күрше хакларын Үз хакы белән янәшә куя. Шуңа күрә, татарларда: "Күрше хакы - Аллаһы хакы", дигән сүз кереп калгандыр инде. Аллаһы Тәгалә әйтә: *«Аллаһыга гына гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа һичкемне тиңдәш кылмагыз. Ата-анага, туганнарга, ятимнәргә, мескеннәргә, туган булган күршеләрегезгә һәм туган булмаган күршеләрегезгә, якын юлдашларыгызга, мосафирларга һәм кул астыгыздагы колларыгызга изгелек итегез. Аллаһы тәкәбберләрне һәм мактанучыларны яратмый».*("Хатыннар", 36). Димәк, тәкәббер бәндә күршесенең хакларын да, башкаларның хакларын да үтәми. Әмма, Раббысы каршында түбәнчел булган, итәгатьле бәндә - өстендә булган хакларны таный һәм ихлас күңелдән үтәргә тырыша. 🤲 Йә, Раббым, безгә күршеләребезнең хакларын үтәргә тәүфыйк бир.