Татар яшьләренә
Татар яшьләренә И татарның киләчәге, И татарның яшьләре! Булмасагыз ярар иде Татарның күз яшьләре. Татарның сез горурлыгы, Даны булсагыз иде, Бөтен татар дөньясының Җаны булсагыз иде! Тик сезгә бер соравым бар: Бармы сездә татарлык? Нинди сыйфатларыгыз бар Татар диеп атарлык? Сезме ул ата-бабаның Өметләрен акларлык? Сезме ул авыр чакларда Халкыбызны якларлык? Үзебезнең татармы сез, Әллә инде башкамы? Кызыкмагыз! Әллә инде Ул башкалар кашкамы? Кашка түгел, һичкенә дә Без башкадан ким түгел. Әгәр кашкалар бар икән, Алар безгә тиң түгел.