КЕШЕЛӘРГӘ ӨСТӘН КАРАМА — 13 сентября 2026 г. в 12:31:32.623
КЕШЕЛӘРГӘ ӨСТӘН КАРАМА Кешеләргә өстән карама, Кемнең юлы нинди — белмисең. Берәү көлә, ләкин йөрәгендә Нинди сагыш — аны күрмисең. Кешеләрне бер дә кимсетмә, Баймы, ярлымы ул — аерма. Бүген синең юлың якты булса, Иртәгәсе ничек — белеп булмый ла. Кеше бәхетеннән көнләшмә син, Һәркемнең бит үзенең язмышы. Тыштан көлеп йөргән кешенең дә Булырга мөмкин йөрәк сагышы. Бүген биек үргә менгән кеше Иртәгә бер ярдәм көтәргә мөмкин. Тормыш безгә бер үк сабак бирә: Кеше булып калу — иң мөһим! Милләтенә карап бүлешмик без, Диненә дә карап аермыйк. «Син — чит кеше, ә син — безнеке», — дип, Бер-беребезне зинһар яраламыйк. Башкорт, татар, русмы, үзбәкме, Немецмы ул — барыбер Кеше! Дуслык белән бергә яшәгәндә Дөньябыз да матур һәм көчле. Төрле телдә сөйләшсәк тә без, Уртак безнең Җирдә язмышлар. Дошманлыкка урын калдырмыйча, Якынайсын безнең халыклар. Байлык түгел кешене зур иткән, Дәрәҗә дә түгел, дан да түгел. Кеше булып яши белгәннәрнең Иң зур байлыгы — аның күңел! Бер-беребезнең кадерен белик, Изгелекне җирдә арттырыйк. Бу дөньяда иң зур исем — КЕШЕ! Кеше булып җирдә калыйк! Комил Сиразетдинов Россия эшмәкәре, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, меценат

