Максат һәм кеше
Максат һәм кеше Максат булса, юл табыла, Күңелдә ут кабына. Көннәр бушка үтмәсен, Хыял сүнә күрмәсен. Кеше үсә — уй үсә, Зур хыяллар да килә. Кичә ерак булган үр Бүген якын күренә. Зур максат көч сорый, Көчеңне сынап карый. Аңа таба барган юл Үзеңне дә зур итә шул. Зурлык — биек урында Утыруда түгел ул. Кемгә ярдәм итәсең — Шунда күренә бит ул. Үзең өчен тырышсаң, Бер хыялың чын булыр. Башкаларга юл ачсаң, Максатың да зур булыр. Кеше үсә — максат үсә, Максат безне үстерә. Һәр көн ясаган адым Хыялларга җиткерә. Автор: Комил Сиразетдинов 03 октябрь 2026 ел Подписаться: @sirazetdinov1983