АТА-БАБАЛАРЫМ ҖИРЕ. СЕМИОСТРОВ — ӨШӘР
АТА-БАБАЛАРЫМ ҖИРЕ. СЕМИОСТРОВ — ӨШӘР Семиостров картадан югалса да, буыннар хәтереннән югалырга тиеш түгел. Без үзебез беркайчан да яшәмәгән, әмма шулай да күңелебезгә якын, тормышыбызның бер өлеше булып калган урыннар бар. Чөнки анда безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, карт бабаларыбыз һәм ерак бабаларыбыз яшәгән. Кайчандыр анда аларның йортлары торган, алар көн саен таныш сукмаклардан йөргән. Шунда балалар туган, гаиләләр корылган, догалар укылган, туйлар гөрләгән һәм кешеләрне соңгы юлга озатканнар. Минем өчен шундый кадерле урыннарның берсе — Татарстанның Актаныш районы. Әнием ягыннан минем нәсел тамырларым нәкъ менә шушы җирләргә барып тоташа. Ә гаилә хәтерендә аеруча мөһим урынны борынгы Семиостров — Өшәр авылы алып тора: https://vk.ru/wall6049901_28883