👦🚗Райондашларыбыз Зәлия һәм Динар Галимовлар гаиләсендә сөенечле вакыйга булды. 1 июн... — 5 июня 2026 г. в 20:22:01.270
👦🚗Райондашларыбыз Зәлия һәм Динар Галимовлар гаиләсендә сөенечле вакыйга булды. 1 июнь - Балаларны халыкара яклау көнендә аларның дүртенче сабыйлары дөньяга аваз салды. Бәхетле әни белән кызчыкның район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегеннән чыгуын каршы алырга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлеге җитәкчесе Елена Яковлева, район дәүләт автоинспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов та килде. Алар Галимовлар гаиләсенә үзләренең изге теләкләрен җиткереп, “Игътибар - балалар!” кисәтү акциясе кысаларында автоутыргыч бүләк иттеләр.

