💯250 чакрым араны тоташтыручы видео: Кукмара районы Мөслим кунакларын кабул итте — 17 июня 2026 г. в 14:06:00.173
💯250 чакрым араны тоташтыручы видео: Кукмара районы Мөслим кунакларын кабул итте Очрашу мизгелләрен көткәндә бер төрле дулкынлану, кайгыру, борчылу кебек хисләр булса да, очрашып-күрешү матур гына мәчет каршында башланды. Быелның 14 июнендә авылыбызга Мөслим районыннан бер төркем мөслимәләр кунак булып килделәр. Ә барысы да гади генә бер видеодан башланды. Авылдашыбыз Исмәгыйль абый Исрафилов социаль челтәргә чишмәләрне төшереп, видео урнаштырган. Шул видеоны күреп, мөслимлеләрнең безнең авылыбыз белән танышасы килү теләге барлыкка килгән. Озак та уйлап тормыйча, Илүсә Исламова 17 мөслимәне туплап, Кукмара ягына сәфәргә кузгалалар. Ә бит аралырында иң өлкән ханыма — 85 яшь. Ләкин киез итекләре, табалары белән дан тоткан Кукмарабызны күрәсе килү теләге шулкадәр зур була. Юлда үткәрәсе 250 чакрым ара да киртә булып тормый. Кукмарада Катифә абыстай төркемне каршы алып, озатып йөри. Һәм менә алар өйлә намазы алдыннан — безнең авылыбызда. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/bez-torle-amma-berdam/250-cakrym-arany-totastyrucy-video-kukmara-raiony-moslim-kunaklaryn-kabul-itte

