🎶 Әсән-Елга авылында халкыбызның матур йолаларын, җыр-моңнарын яңарткан «Авылымның моң... — 24 июля 2026 г. в 17:16:01.050
🎶 Әсән-Елга авылында халкыбызның матур йолаларын, җыр-моңнарын яңарткан «Авылымның моңлы кичләре» исемле күңелле кичә узды. Чарада авыл халкы бергә җыелып, милли уеннар уйнады, җырлар башкарды, биеде. Катнашучылар «Түгәрәк уен», «Назалы», «Чүпләм» кебек халык уеннарында көч сынашып, яшьлек хатирәләрен яңартты. 💫 Моңлы җырлар, күңелле аралашу һәм җылы хатирәләр белән үрелеп барган кич авыл халкына күтәренке кәеф һәм онытылмас мизгелләр бүләк итте.

