📌«Өлге — Иске Юмья» юлында капиталь ремонт эшләре дәвам итә — 12 сентября 2026 г. в 13:13:01.045
📌«Өлге — Иске Юмья» юлында капиталь ремонт эшләре дәвам итә Өлге-Иске Юмья автоюлының бер өлешендә — Камышлы авылыннан соң Березняк юнәлешендә — капиталь ремонт эшләре алып барылуы турында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә төзекләндерелә торган юлга беренче кат асфальт түшәлде. Капиталь ремонт эшләре «Татарстан Ресликасында автомобиль юлларын төзү һәм капиталь ремонтлау» программасы буенча алып барыла. Биредә яңартыласы юлның озынлыгы 5,040 чакрым тәшкил итә. Быел исә шуның 1,352 чакрымында төзекләндерү планлаштырыла. Без килгәндә объектта эш тулысынча гөрли иде. Юл ремонтына дистәгә якын техника җәлеп ителгән. Куәтле йөк автомобильләре Кукмарадан кайнар асфальт-бетон катнашмасы ташый. Махсус техника аны юл өстенә тигез итеп җәя, ә артыннан катоклар яңа түшәлгән асфальтны ныгыта һәм өслекне тигезли. Юлчыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә әлеге участок көннән-көн яңара, уңайлырак һәм иминрәк була бара. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/olge-iske-iumia-iulynda-kapital-remont-eslare-davam-ita

